Зәйдә тыл ветераннарын котладылар
Зәйдә тыл ветераннарын 90, 95 яшьлек юбилейлары белән котлау матур традициягә әйләнде. Сугыш елларында авыр хезмәт куйган әлеге буын - хөрмәтләүгә лаек. Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина бу көннәрдә Югары Мәлемдә яшәүче Мөнәвәрә Миңлебаева, Суык-Чишмәдән Миңлевафа Насретдинова, Кәрәкәстән Минзия Төхфәтуллинаны – 90, Карамалыдан Анастасия Норкинаны 95 яшьлек юбилейлары белән котлап, РФ Президенты Владимир Путин Рәхмәт хатын укып, бүләкләр тапшырдылар. Автоклуб хезмәткәрләре исә ветераннар өчен җырлар башкарып, алар күңелләрен күрделәр.

