Миләүшә Галләмова татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында икенче призлы урынны алды
Базарлы Матак урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Миләүшә Галләмова татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында рус мәктәпләренең татар төркемнәре укучылары арасында икенче призлы урынны алды.
Миләүшәне олимпиадага укытучысы Вилә Хафизова әзерләгән.

