Добавить новость
Новости сегодня

Балык бистәсе егетләре хәрби хөнәрен сайлап алалар

Әлеге егетләр Илдус Әхмәтҗанов белән Булат Нәбиуллин Балык бистәсе гимназиясенең 2013 елгы чыгарылыш укучылары. 

Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган егетләрнең хыяллары да бер–хәрби булу. Әнә шул теләк белән Илдус документларын Воронеж шәһәрендәге Н.Е.Жуков һәм Ю.А.Гагарин исемендәге хәрби-һава академиясенә илтә.

Бүгенге көндә ул икенче курста укый, шул ук вакытта хәрби хезмәтен дә дәвам итә. Дисциплинаны яраткан, принципиаль егетне кече сержант дәрәҗәсендә отделение командиры итеп билгелиләр. 2014 ел аның өчен икеләтә истәлекле була. Илдус Әхмәтҗанов Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткән җиңү парадында катнаша һәм медаль белән бүләкләнә.

Ә Булат Нәбиуллин исә хәрби академиягә килгәнче, Ватан алдындагы бурычын үтәүне үз алдына максат итеп куя. Данлыклы Севастополь шәһәрендә хезмәт итә ул. Урта диңгез буйлап  “Новочеркасск” хәрби кораблендә бик күп илләрне гизә егет. Акыллы, белемле һәм тәртипле булуы белән иптәшләре, хезмәттәшләре арасында дәрәҗә яулый. 2014 елның 17 апрелендә Россия Федерациясенең Оборона Министрлыгының “Крымны кайтару өчен” медале белән бүләкләнә.

Хәрби хезмәттән кайткач Булат күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру өчен Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби-диңгез академиясенә укырга керә. Бүгенге көндә ул беренче курста укый.

Егетләр икесе дә яңа ел алдыннан кыска вакытлы ялга туган якларына–районыбызга кайттылар. Хәрбиләрчә төз гәүдәле, киң җилкәле егетләребез тагын да ныгып, җитдиләнеп киткәннәр. Үзләренә тартып торган сөйкемлелек, елмаюлы карашлары гына һаман да шул.

Үз дигәннәренә омтылган, тырыш егетләребез сынатмаслар, киләчәктә әти-әниләренең, илебезнең горурлыгы булып танылырлар әле.

Фәрвәз Каюмова.

 

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *