Зәйлеләр дә катнашты
14 февральдә Казанда Мстислав Ростропович истәлегенә яшь виолончелистлар арасында республика фестивале узды. Анда безнең музыка мәктәбе укучылары һәм виолончелистлар ансамбле дә катнашты. Коллективны фестивальгә укытучы Люция Кадыйрова әзерләде.
Ә Әлмәттә вокаль ансамбльләр арасында "Сандугач сайрар илем" дип исемләнгән ХVIII региональ фестиваль үтте. Безнең музыка мәктәбе данын анда ике коллектив - "Лель" (җитәкчесе А. В. Краснова) һәм "Күбәләк" (З. Р. Долгова) ансамбльләре яклады. "Лель" икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

