Зәйдә педагог-тәрбиячеләр районның “Ел тәрбиячесе” исемен алу өчен көрәште
Зәй шәһәренең “Салават күпере” балалар бакчасында “ Ел тәрбиячесе-2015” бәйгесе үтте. Быелгы һөнәр бәйгесендә 16 тәрбиче-педагог катнашырга теләк белдерде, шулардан иң-иң дип табылган 9 ы финалга үтеп сабыйларны тәрбияләүдәге үзенчәлекле эш алымнары белән уртаклашты. Ел тәрбиячесе исемен яулаучы әлегә сер булып кала, ул тантаналы шартларда 27 февральдә игълан ителәчәк.

