Лениногорскида көн томанлы
Узган төндә Татарстанда 2-7, Казанда 2-4 градус кына салкын булды.
Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе көндез тагын да җылы булачагын хәбәр итә. Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген, 22 февральдә, республикада аязучан болытлы һава. Татарстанның күпчелек районнарында кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән томан һәм бозлавык. Татарстанда бүген һава температурасы көндез 2-3 градус җылы булачак. Юлларда — бозлавык.

