Зәйдә ирекләрен чикләү турында карар чыгарылганнарга электрон беләзекләр кидертергә исәплиләр
Тиздән Россия Федерациясе җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Зәй филиалы хезмәткәрләре үз күзәтүләрендә булган, төрле хокук бозулар өчен суд аша ирекләрен чикләү турында карар чыгарылганнарга карата электрон беләзекләр дип аталган техник чара куллануга керешәчәк.

