Добавить новость
Новости сегодня

Урдалы авылы мәдәният йортында “Фронттагыдай тылда көрәш барды” күренеше

Лениногорск районы Урдалы авылы мәдәният йортында “Юбилейлар парады” район смотры кысаларында авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән “Фронттагыдай тылда көрәш барды” исемле 1 пәрдәлек күренеш күрсәтелде.


Күренеш Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” һәм Гомәр Бәшировның “Намус” романнары буенча куелган күренештә Бөек Ватан сугышы чорында авылда хатын-кызларның, балаларның, карт-корының фидакарь хезмәтләре чагылдырылды.

Бу күренешне чынлыкта гәүдәләндерү өчен, тамашачыны ышандыру өчен күп көч куелды. Иң беренче сценарийны язганнан соң, шул чорга туры килгән киемнәр, сәхнә кирәк-яракларын барлау башланды: чормаларда күптән тузан җыеп яткан эш кораллары, әбиләр сандыгындагы киемнәр чыгарылды. Хәтта уфалла арбасына кадәр бар иде. Аны авылдашыбыз Рафис Рәхимов ясап бирде.

Рольләрне мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән рәттән авыл башлыгы урынбасары Әхмәтова Гөлшат, сыер савучылар Галимова Римма, Бикбов Хәмит, инде пенсия яшендә булуына карамастан, төркемебезнең алыштыргысыз артисты Шайдуллина Илһамия, клубның техник хезмәткәре Фаттахова Фәүзия, иң кечкенә артисткабыз-биючебез Бәдретдинова Эльвиналар бик матур итеп башкарып чыктылар.  Музыка өлешен авыл башлыгы Мостафин Мосавир алып барды.

Күренешнең азагында Нәфисә Газизнең үлгән хәбәрен укыганда катнашучылар да, тамашачылар да күз яшьләрен тыя алмадылар, һәрберсенең күз алдына сугышның никадәр аяусыз икәнлеге килеп басты. Шәһәрдән килгән жюри әгъзаларына да тамашабыз ошады. Ә инде авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Хөснетдинов Касыйм абыйның хуплап әйткән сүзләре катнашучыларга тагы да дәрт өстәде.

  Әлфинур Галимова,
Урдалы авылы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *