Лениногорскида 9 гаиләгә “Ана капиталы” тапшырылды
Лениногорскиның ЗАГСында 9 гаиләгә “Ана капиталы” сертификатын район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм Лениногорск районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Наил Шәйхетдинов тапшырды.
Әти-әниләрне, шулай ук ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигаләмова, шәһәрнең “Камский банк” өстәмә офисы начальнигы Ольга Захарова котлады һәм җылы теләкләрен җиткерде. Ә “Сәрвиназ” вокаль ансамбль төркеме барлык килгән әти-әниләргә җыр-моң бүләк итте.
http://len-journal.ru/

