Добавить новость
Новости сегодня

Түбән Чыршылыда Һади Атласига багышланган кичә булды

Түбән Чыршылы мәдәният йортында Һади Атласи һәм аның туганнары истәлегенә багышланган “Тарихыбызның энҗе бөртеге Һ.Атласи”дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.


Кичәне кереш сүз белән китапханәче Р.Сафина башлап җибәрде. Күренекле шәхес,мәгърифәтче Һ.Атласиныңиҗади эшчәнлеге, тормыш дәверендә мөһим булган вакыйгалар хакында сөйләп үтте.
 
Әлмәт шәһәреннән килгән кунагыбыз,шушы кичәне башлап оештыруга зур көчен биргән,кирәкле мәгълүмәтләр белән тәэмин итеп, Һ.Атласи һәм аның якыннары хакында спектакль иҗат итүче Әлфия апа Ямаева кичәбезнең бизәге булды. Үзенең чыгышында, күргәзмә әсбәпләр ярдәмендә нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды.
 
Бикчура ханнан алып Т.Чыршылының данлыклы хәзрәтләре Габделфәттах бине Габделкаюм бине Гыйсмәтулла,1938 елда үлем җәзасына хөкем ителгән Габделфәттах улы Габделбарый, оныгы Зәкәрия, кияүләре Һади Атласи һәм Рәшит Яруллиннар белән җәмгысе 1100 кешене эченә алган шәҗәрәне төзү өчен Әлфия апаның күп вакыты һәм көче сарыф ителгән. Аның хезмәтләре авылдашларда соклану һәм рәхмәт хисләре уяттылар.
 
Мәктәп коллективы, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында Ә.Ямаеванаң югарыда әйтеп үтелгән шәхесләрнең ачы язмышы турында “Тәкъдир” исемле спектакеле сәхнәләштерелде. Аны сәхнәгә куючы педагог-оештыручы Т.Ш.Сайфиева булды. Авылдашлар,килгән кунаклар спектакльне алкышлар белән бик җылы кабул иттеләр.
 
Рәисә Сафина, китапханәче

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *