Котлыйбыз!
Биектау авылында яшәүче Илдус Дәүләтша улы ӘХМӘТҖАНОВның 5 мартта 60 яшьлек юбилее.
Кадерле абыебыз, сине бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Сиңа бары тик озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.
Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай ярдәмчел, изге күңелле, балаларыгызның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын!
Абыебыз, безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Юбилеең белән котларга.
Шәфкатьле дә, тыйнак,
сабыр да син,
Итәгатьле, һәрчак хөрмәтле.
Шундый абый насыйп
иткән өчен,
Без Ходайга мең-мең рәхмәтле.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән: барлык туганнарың исеменнән Балык бистәсендә яшәүче сеңлең Зәйтүнә-Рәис. Бу теләкләргә тормыш иптәшең Нурания һәм балаларың, киявең дә кушыла.

