Добавить новость
Новости сегодня

Товар ошамаса нишләргә?

«Яз ае якынлашкан саен һәркем үзенә кирәкле төзелеш материаллары кайтару чарасын күрә.
Тик менә еш кына ул товарның биеклеге, күләме, төсе, үлчәме яисә башка ошамаслык сыйфатлары булганда нишләргә соң? Бу мәсьәләдә сатып алучы хокукын яклаучы закон ни дия икән? Шулар хакында аңлатма бирсәгез иде. 
                                                                                                                                 Х. Шәрәфетдинов. 
                                                                                                                                  Балык бистәсе».
 
Без бу хат эчтәлеге белән район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхметованы таныштырдык. Аннан түбәндәге җавап алынды:
 
–Чыннан да бүгенгесе көнне төзелеш материаллары базарында җаның теләгән барлык кирәкле нәрсәне эзләп табарга мөмкин. Ә аның белән сату итү тәртибе Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә җайга салынган. Чираттагы төзекләндерү эшләре өчен кирәкле агач, тимердән эшләнгән төзелеш материаллары белән сату итүчеләр товар сайлаучыларга алар хакында тулы мәгълүматләр бирергә бурычлылар.
 
Ул кибет киштәсендә яисә складларда үз үлчәме, маркасы, сорты белән аерым урында сакланырга тиеш. Сайлаган товар белән эш итү тәртибен сатучылар сезгә аңлатып, күрсәтеп сатарга бурычлылар.
 
Төзелеш материалларын сатучылар алдан билгеләнгән таләпләрне белергә һәм аны үтәргә тиешләр. Сатып алынган төзелеш материалы күңелегезгә ошамаса, борчылырга кирәкми. Закон нигезенә сезгә аны сатып алган көннән башлап 14 көн эчендә алмаштырырга яисә акчасын кире кайтарырга тиешләр.
 
Сүз дә юк, сатып алынган төзелеш материалы тышкы яктан бозылмаска, кулланышта булмаска тиеш. Төзелеш материаллары белән бәйле алып- биреш вакытында аңлашылмаучанлыклар килеп туса, сез турыдан-туры безгә  килеп мөрәҗәгать итә аласыз.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *