Добавить новость
Новости сегодня

Лениногорскида Мәснәви Хәертдинов истәлегенә мемориаль такта куелды

Татарстанның халык рәссамы, шәһәребездә генә түгел, республиканың көньяк-көнчыгышында рәсем сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Мәснәви Хәертдинов истәлегенә мемориаль такта куелды.


Ул әлеге бөек рәссамның исемен йөрткән балалар рәсем сәнгате мәктәбе диварына беркетелгән. Тантанага шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, республика рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән килгән танылган рәссамнар, кызы Айсылу, оныгы Камилла һәм аның иҗаты белән кызыксынучылар, якын итүчеләр килгән. Көне дә очраклы түгел. Исән булса, ул көнне рәссамга 91 яшь тулган булыр иде.   
 
– Мәснәви Хәертдиновның безнең шәһәрдә рәсем сәнгате үсешендәге өлеше бәяләп бетергесез. Ул музыка-рәсем сәнгате училищесына, әлеге рәсем сәнгате мәктәбен оештыруда катнашкан, – диде Рәгать Галиәгъзамович.
Рәссам турында истәлекләре белән уртаклашучылар аның гади, тыйнак кеше булуын әйттеләр. Бик күпләргә рәсем сәнгатенә кереп китүгә юнәлеш тә биргән ул.
 
Әлеге мемориаль тактаны кую теләген рәссамның хатыны Люция ханым (авт. кызганыч, ул аны үзе күрә алмады, гыйнвар аенда мәрхүмә булган) һәм Мәскәүдә яшәүче кече кызы Фәридә белдергән булган. Финанс чыгымнарын да тулысынча үз өстенә алган. Казанда яшәп, иҗат итүче  бик күп тарихи һәйкәл, сыннарны тудырган скульптор Мәхмүт Гасыймов бик теләп мемориаль тактаның авторы булырга ризалашкан. Аны ул бакырдан эшләгән. 
 
Хәзерге вакытта рәссамның иҗатын оныгы Камилла Абдуллина  дәвам итә, ул балалар рәсем сәнгате мәктәбенең соңгы сыйныфында укый. Мәктәп бүлмәләрен бизәүче бабасы ясап калдырган картиналар – аңа өлге булып торадыр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *