Котлыйбыз!
Бәтке авылында яшәүче Әлфинур Нурулла кызы КӘРИМОВАга 4 март көнне 65 яшь тула.
Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетнең чиксезен телибез. Изге күңелле, ярдәмчел, олы йөрәкле дә син. Киләчәктә дә бергә булып тигезлектә, кадер-хөрмәткә төренеп, балаларның бәхетен күреп, оныклар сөеп яшәргә насыйп булсын.
Һәр яңа көн шатлык алып килсен.
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Габдрәшит, кызларың Гөлчәчәк-Володя, Гөлфия, Алия-Илнур, оныкларың.

