Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гомер юлы кебек ак күңеле

Бүген ул гомер үренең 80 нче баскычына аяк басты. Йөзләгән, меңләгән укучыларының рәхмәтен, авылдашларының мәртәбәле хөрмәтен тоеп килде бу көнгә.
Күгәрчен авылы мәктәбендә дүрт дистә ел мөгаллимлек иткән Дильшат Хәсәнова әле дә, күпләр өчен гади генә итеп әйтелгән, әмма олуг ихтирамлы “Апа” исеменә лаек зат. Тәүге дәресләрдән соң шактый еллар узса да истәлек-хатирәләр җанга рәхәтлек биреп кабат-кабат искә төшәләр. Бүген дә ул чал чәчләре өстенә килешле итеп ак яулыгын япты да түбәнгә–үтелгән тормыш юлына күз атты. Анда, гомер-тау итәгендә, гаҗәеп манзара ачылган иде.
 
...Әнә, Күки авылының иркен, киң урамнарыннан аның балачагы йөгерә. Чырык-чырык көлгән кызчыгын әтисе Мирзагабдулла үчтекиләп күккә чөя: “Һай, зур үсте шул минем Дильшат кызым, шатлыгым...” Әнисе Маһиҗамалның сөеп караган күз карашын әллә каян сизгән кыз, иркәләнеп әнисенә килеп сыена. 
Бәхетле гаиләдә балаларның шау-шулы авазы тынып тормый. Аннан соң туган алты балага Дильшат иң олысы булып җитлегә. Эш сөючән итеп үстерә аны әнисе. Бәйләргә, чигәргә ярата кыз. Өстәл янына урындыклар тезеп күрше кызлары белән укытучылы уйнаулар исә вакытлар узу белән ерагая. Авылның тешне сындырырлык салкын, саф сулы “Ат”, “Уразай” чишмәләре чиләк-көянтә күтәреп суга килгән озын толымлы кызны җырлы агышлары белән каршы ала. Үсмерчактан яшьлеккә таба атлаган чорлары әнә шул чишмә буйлары белән бәйле иде Дильшатның. Челтер-челтер аккан сулар аның сердәшчесенә әверелде. Укытучы булырга хыяллануын, әти-әнисенең аны хуплавын һәм тиздән Мамадыш педагогия училищесына укырга керәчәген дә кыз чишмәгә сер итеп чиште. 
 
Тулырак язманы газетабызда укырсыз.
 
Фәрвәз Каюмова.
 
 
Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *