Балык бистәсе районында террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды
Бүген район Советының киңәшмәләр залында район террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Аның эшендә комиссия әгъзаларыннан тыш авыл җирлеге башлыклары, мәгариф, медицина һәм башка оешма җитәкчеләре дә катнаштылар.
Көн тәртибендә мәгариф, медицина, мәдәният, социаль яклау,спорт-сәламәтләндерү оешмаларына караган объектларның террорга каршы сакланышларының торышы мәсьәләләре каралды.
Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарында укырсыз.
Илгиз Җамалиев.
Фото редакция архивыннан.

