Добавить новость
Новости сегодня

Югары Әлморза авылында яшәүче Разия апа Гатауллина бу дөньяда тугыз дистә елдан артык гомер итә

Югары Әлморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Разия апа Гатауллина районның иң өлкән кешеләреннән берсе. Бу дөньяда тугыз дистә елдан артык гомер итеп, ачысын да, төчесен дә күп күргән ул.
 
 
1923 елның 20 мартында гаиләдә сигезенче бала булып туа Разия апа. Аның ял белмәгән куллары бик яшьли авыр ир-ат хезмәтенә дә күнегә. 14 яшендә колхозда тракторчы булып эшли башлый. Сука, тырмалау, чәчү – барысын да башкара. Урак өстендә комбайнга да утыра.
–Өс-баш тузган, ач, авыр хезмәттән куллар авыртуга чама юк. Адәм баласы күрсә дә күрә икән,– дип сөйли Разия апа.  Ә алда әле аны тагын да кырысрак тормыш имтиханнары көтә…
 
Нәсибулла исемле егет белән кавышып, бергә матур гына тормыш корып җибәрәләр. Әмма яшьләргә бергә гомер кичерергә язмаган була шул. Ил өстенә олы кайгы килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Нәсибулла сугышка алына һәм яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Авылдагы ирләр сугышка киткәч, бөтен авыр хезмәт хатын-кыз җилкәсенә төшә.
 
Разия дә көнне-төнгә ялгап эшли, җиңүне якынайту өчен тырыша. Колхоз хезмәтеннән соң төннәр буе утырып фронтка җылы оекбашлар да бәйли.
 
1943 елның урак өстендә 20 яшьлек Разиягә фронтка китәргә повестка килә. Башта Казанда 4 ай сугыш һөнәренә өйрәтәләр. Аннан ул Украина, Белоруссия җирләрендә зенитчылар  батареясында хезмәт итә. Тимер юлларны төзекләндерергә, һәлак булган сугышчыларның мәетләрен җыештырып күмәргә дә туры килә.
 
–Сугыш линиясе 50 чакрым гына иде бездән. Караңгы төшү белән дошман самолетлары бомбага тота. Фашист үзе чигенә, авыллар һәм шәһәрләрне көлгә һәм күмергә әйләндереп калдырырга омтыла иде,–дип сөйли Разия апа.
 
Сугыш бетеп биш ай узгач кына аларны демобилизациялиләр. Тыныч тормышта авылдашы Сәмигулла белән гаилә корып, бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Сугыш арты еллары да бер дә җиңел булмый. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләр башкара Разия апа.
Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул.
 
–Хөкүмәтебез без ветераннарны гел кайгыртып тора. Район җитәкчелегенә, мәктәп укучыларына да игътибарлары өчен бик рәхмәт. Шөкер, бүген тыныч тормышта гомер кичерәбез. Әмма күпме хәсрәт, югалтулар китергән сугыш еллары  бер дә хәтердән чыкмый,–ди ветеран.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *