Ике әлмәтле бүген 100 яшьлеген билгеләп үтте
Бәгыйзә Шәрәфетдинова һәм Хөснелбанат Төхфәтуллина бүген кунаклар кабул итте.
Аларга - 100 яшь. Юбилярларны туган көннәре белән район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова котлады. Ак әбиләргә җитәкче гөлләмәләр һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

