Зәй районының Кадер авылында кышкы спорт уеннарының финал ярышлары узды. Ул авыл җирлекләре арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында оештырылды. Анда барлык җирлекләр дә катнашып, спортчылар 9 спорт төре буенча үзләрен сынады. Иң мавыктыргыч мизгел җирлек башлыклары арасында узган ату ярышлары булды.