Ике айда 27 кешене эт, мәче тешләгән
Зәйдә йорт хайваннары, аеруча этләр тешләвеннән зыян күрүчеләр арта. 2013 елда хайваннар тешләп 180 кеше табибларга мөрәҗәгать итсә, 2014 елда – 142 кеше. Быелның ике аенда гына да – 27 очрак.
Әлеге хәл, аерым алганда, котыру авыруына карата көрәш чаралары турындагы мәсьәлә күптән түгел экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитария-эпидемиологик иминлек буенча комиссия утырышында тикшерелде.