Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Котлыбөкәшлене 49 мең сумга алдаганнар

 Йөз кат кисәтсәк тә алдана кайберәүләр

Алдаркараклар да замана белән бергә (берникадәр алданрак та) атлыйлар. Традицион алдау ысуллары белән беррәттән телекоммуникацион сфераның техник мөмкинлекләреннән дә файдаланалар.

Соңгы вакытта кәрәзле телефон аша алдау очраклары артты. Безнең республика гражданнарын күп очракта Самара, Курган өлкәләреннән, Россиянең башка регионнарыннан шалтыратып алдыйлар. Мондый кәсеп белән гадәттә, төрмәдә утыручылар шөгыльләнә икән. Срокларын тутырып чыгышларына шактый зур суммада акча туплаучылары да бар ди хәтта.

Әле менә күптән түгел Котлы Бөкәш авылында яшәүче бер ханымның телефонына “ваша карта заблокировано” дигән смс-хәбәр килеп төшә. Картаның нинди сәбәптән блок куелуын ачыклау максатыннан, смс килгән телефон номерына шалтыраталар. Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган егет аларга Интернетта банк карталарыннан акча урлаучы мошенниклар күп булуы, шулардан саклану өчен акчаны бүтән счетка күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Задорнов әйтмешли, хәзер иң кызыгы-әзерләнегез:  Котлы Бөкәштә терминалда бу операцияне башкару мөмкинлеге булмагач гаилә башлыгы  Балык бистәсенә килә һәм әлеге номерга 49 мең (!) сум акча күчерә. Банкоматка эленгән “Мошенниклардан сак булыгыз!” дигән кисәтү-плакат күзгә керәм дип тора югыйсә.  Бу хакта вакытлы матбугатта да даими язып торалар, телевизор, радиодан да сөйлиләр. Ә халык барыбер алдана. Әлеге ир-егет тә алдаркараклар корбаны булганын  аңлап полиция бүлегенә гариза яза. Эх, безнең акыл арттан йөри шул. СМС килгәч үк поициягә, я булмаса банкка шалтыраткан булса, акчасыннан колак какмас иде дә бит. Ә хәзер табып кара Интернет пәрәвезеннән! Дөрес, техник тикшерү нәтиҗәләре буенча абонент номерының Курган өлкәсендә теркәлгән булуы ачыкланган ачыклануын. “Оператив-тикшерү мероприятиеләре дәвам итә”,-дип хәбәр иттеләр полиция бүлегеннән һәм тагын бер кат игътибарлы, сак булырга чакырдылар.

Әгәр сезгә таныш түгел кеше: “Мин полиция яки банк хезмәткәре”,- дип шалтыратса, смс-хәбәр җибәрсә, аның инструкцияләрен үтәргә, бигрәк тә банк картасы белән манипуляцияләр ясарга ашыкмагыз, аларга исем-фамилиягезне, башка шәхси мәгълүматлар дә әйтмәгез. Банк картасы белән кемнәрдер таләп иткән операцияләрне ясаганчы пластик карточканың икенче ягында язылган номерга шалтыратып белешегез. Шуны онытмагыз: банк хезмәткәре бервакытта да клиенттан ПИН-код номерын әйтүен таләп итми. Тавышларын үзгәртеп туганыгыз, ирегез, хатыныгыз, улыгыз,оныгыгыз булып “Авария ясадым, полициягә эләктем... Котылу өчен акча кирәк...”,- дип шалтыратулары да ихтимал. Бу очракта да үз туганнарыгызга, якыннарыгызга яңадан шалтыратып хәлләрен белегез. Аларның бер нинди дә бәлага тарымаулары ачыкланыр.

Ә инде алдарга маташуларын сизенсәгез, мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.

Илгиз Җамалиев.

Фото: http://vrubcovske.ru/2013/08/22/telefonnye-moshenniki-obmanyvali-barna…

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *