Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлек медальләр һәм бүләкләр таратыла.
Әхмәт авылында гомер итүче өлкәннәрне мәктәпкә чакырып кунак иткәннәр. Ә килә алмаган әби-бабайларның өйләренә барып котлаганнар. Чуаш Кичүендә 27 сугыш ветераны яши, аларның 7 се генә мәктәптә үткәрелгән тантанада катнаша алган. Килә алмаганнарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, җирлек башлыгы Нәфисә Закирова, мәктәпләр директорлары бергәләп барып тәбрикләгәннәр, зур-зур пакетларга салынган күчтәнәчләр белән шатландырганнар.