Котлыйбыз!
Югары Тегермәнлек авылында яшәүче олы йөрәкле, кадерлебез Фәния Әхмәтхәбиб кызы КӘРИМУЛЛИНАның март аенда 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, гаилә шатлыгы, озын гомер телибез сиңа. Күңел тынычлыгы белән бергәләшеп сөенечләрне уртаклашып яшәргә язсын. Нинди теләкләр, рәхмәтләр әйтсәк тә аз сыман. Кылган изгелекләреңнең әҗер-савапларын күреп бәрәкәтле гомер кичерү насыйп булсын.
Саулык-шатлык, тулы бәхет белән,
Гөрләп үтсен синең гомерең.
Якты тормыш, яшәү матурлыгы,
Алып килсен сиңа һәр көнең.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Шамил, балаларыбыз Илнур-Айгөл, оныкларыбыз Сәмирә, Әмилә.