Бүген кояш тотыла
Бүген, 20 мартта, Татарстанда яшәүчеләр кояш тотылуны күрә алачак. Татарстанда кояш тотылуны өлешчә генә күреп булачак, ди белгечләр. Ай кояш дискын яртылаш кына каплый икән. Бүген 12.29 – 14.34 сәгать аралыгында без кояшның касә формасына килүен күзәтәчәкбез. Чөнки ай аның өске өлешен каплый.

