Добавить новость
Новости сегодня

Әлкилеләрнең хыялы – өй салу, җәннәт бакчасы булдыру

 desconto.ru 
Җиң сызганып эшкә керешкән яз тиз-тиз генә кырларны эретә, җирне җылыта. Ашыга яз, һәм аның бу ашкынуы кешеләргә дә бирелә. Тизрәк эш башлыйсы, кыш буе планлаштырылганны тормышка ашырасы килә. 
 
Фәрхад Корбанбаев, Юхмачы авылы:
–Минем үз өем юк, менә ничә ел инде аны булдыру турында хыялланам. Ниһаять, быел хыялымны тормышка ашыру өчен мөмкинлек туды – авыл халкын тораклы итүдә булышучы программа буенча акчалата ярдәм алдым. Инде нарат борыстан бура, түбә-түшәмлек материал да сатып алдым, җирем дә бар. Түземсезлек белән җылытканны көтәм, нигез салырга исәп. Дуслар, хезмәттәшләрем булышырга вәгъдә итә. Әлегә ялгыз мин, гаилә кору өчен ир-егетнең торырга өе булырга тиеш бит. Шулай итеп, өй төзеп кую икенче хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге дә бирер, шәт.
 
Фәрит Гыйматдинов, Татар Мулла авылы:
–Гаилә фермабыз бар безнең. Әлегә  6 сыер савабыз. Планнарым аларның баш санын арттыру белән бәйле. Менә өч танабыз бозаулап ята, бер яшьтән узган тагын 4 теше бозавыбыз бар. Аларны да сыер итәргә исәп. Ясалма орлыкландырудан туган 6 бозауның дүртесе теше, аларга өметем зурдан. Шулай әкренләп хуҗалыгыбызны үстерү өчен тырышачакбыз. Терлек асрагач, аны азык белән дә тәэмин итәргә кирәк, шуңа күрә быел сенаж базы төзү турында уйланам. Шулай ук берьеллык үләннәр чәчүне дә планлаштырдым. Күрәсең, уй-хыяллар зурдан, җиң сызганып эшлисе дә эшлисе.
 
Әсхәт Сафиуллин, Үргәгар авылы.
–Өебез тирәсендә ял зонасы ясамакчы булам. Җәйге кухняны үз эченә алган 6 метрлы беседка төзиячәкмен. Ике оныгыбыз бар, Дамир белән Зөһрә, аларга уйнарга нәни генә өй корып куярмын. Диңгез корабы формасында балалар өчен комлык та бар планымда. Декоратив куяннар асрыйбыз, аларны да матур яңа ояларга күчерәсем килә. Һәм бөтен җирне чәчәккә күмәчәкбез, алар өчен агачтан сырлап киштә-подставкалар ясыйм. Кодалар, дуслар кунакка килгәч рәхәтләнеп ял итәрлек җәннәт почмагы булдыру минем хыялым. Сәламәтлек кенә булсын. Менә кунакка чакырырмын, килеп күреп китәрсез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *