Үзебез турында үзебез
Мәйдан – үзебезгә: 25 еллык данлы тарихы булган Әлмәт таңнары газетасын коючылар юбилей уңаеннан уй-максатлар, уңыш-казанышлар, киңәшләр сандыгын ача.
• Балачак хыялы
• Редакциягә килеп эләгү тарихы?
• Тормыштагы зур казаныш?
• Сезнеңчә, һөнәри осталык нәрсә ул?
• Тормыш максаты?
• Теләсә нинди очракка киңәш?
Сәрия Исхакова - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы директоры
• Инглиз теленнән тәрҗемәче булу.
• Дус кызымның киңәше буенча декрет ялыннан соң редакциягә килдем. Теләсә нинди вазифада эшләргә әзер идем, бары тик балалар бакчасыннан кызыма урын гына бирсеннәр (декрет ялына кадәр инглиз һәм немец телләре буенча укытучы булып эшләгән мәктәптә бу уңайдан уңай җавап булмады). Корректор итеп эшкә алдылар, соңрак балалар бакчасыннан да урын бирелде. Редакциядә хезмәт кую миңа бик ошады, менә 30 ел инде мин биредә...
• Балаларым, оныкларым, яраткан тормыш иптәшем.
• Журналистикада - үзеңә кирәкле мәгълүматны алганда кешеләр белән аралаша белү, ике арада яхшы мөнәсәбәт урнаштыру; үз фикереңне матур һәм төгәл итеп җиткерү, килеп туган хәлне анализлый алу; тиз арада һәм грамоталы итеп материал әзерләү, техника (фотоаппарат, компьютер) белән эш итә белү, вакыйгаларны оператив һәм җанлы итеп яктырту.
• Кешеләргә һәрвакыт кирәк булу.
• Төшенкелеккә бирелмәү.
Гөлназ Гыйззәтуллина - "Әлмәт таңнары" газетасының баш мөхәррире
• Исәбе юктыр! Укытучы, артистка, диктор, рәссам. Журналист булу теләге уемда да булмады.
• Язмыш, башкача моны атарга мөмкин дә түгел.
• Минекеләр кебек искиткеч әти-әнинең кызы булу. Калган казанышлар алда әле!
• Белем, тәҗрибә, сиземләү, югалып калмау.
• Хәерле гомер кичерү.
• Тормышның сезгә елмаюын телисез икән, үзегез аңа елмаегыз!
Ирина Апачаева - корреспондент
• Музыкант, табибә булу. Бу хыялымны балаларым тормышка ашырды. Икесе дә музыка мәктәбен тәмамлады, кызым балалар табибәсе.
•1986 елда Әлмәткә күченеп килгәч, иң беренче булып "Хезмәт байрагы" газетасына шалтыраттым. Корректор кирәк булып чыкты.
• Минем өчен иң кыйммәтлесе - мине хөрмәт иткән, язмаларымны көтеп алган үз укучыларым булу. Гаиләм дә - зур казаныш. Икесе дә югары белемгә ия менә дигән улым һәм кызым, оныкларым бар. Мин бик бәхетле!
• Теләсә нинди ситуацияне чишә белү, югалып калмау, эш өчен кирәк булган әйберләрдән оста файдалану.
• Камиллеккә чикләр юк. Алга!
•Тормыш -мизгел, үкенмәслек, үзең турында яхшы фикерләр калдырырлык итеп яшәргә кирәк.
Гөлфия Әхмәтханова - бүлек редакторы
• Хисапчы булу.
• Минем бәхеттән, вакытлыча күршебездә яшәгән Әхтәм Фәтхи чакыруы буенча.
• 35 еллык хезмәт стажым.
• Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да хезмәтеңә кагылышлы сорауга дөрес итеп җавап бирә алу.
• Күпсанлы туганнарыма терәк һәм кирәк булу.
• Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер.
Ләйләгөл Минаева - корреспондент
• Тикшерү органнарында эшләү.
• 2012 ел, август - редакция эшкә журналистлар чакыра дигәнне ишеткәч, "иш янына, куш булыр" дип тәвәккәлләдем.
• Кызым Камилә.
• "Яңалыклар"да эш башлаган кеше буларак "осталык - кыскалыкта" дияр идем.
• Кызымны укытып, башлы-күзле итеп, аның бәхетле хатын, әни булуын күрү.
• Вакыйганың, очракның иң аяныч, "караңгы" нәтиҗәсен күзаллыйм һәм шуны кабул итәм. Шул вакытта аннан чыгу, хәл итүнең әллә ничә төрле юлы табыла. Бу алымны студент вакыттан куланам.
Рәдифә Ногманова - корреспондент
• Журналист, чәчтараш, табиб-хирург булу
• Татарлыгым татарча язарга чакырды.
• Әнинең яшьлек хыялларын тормышка ашыру, өч бала анасы булу.
• Мин булдырам дип эшкә алыну
• Балаларымны чын кеше итеп тәрбияләү
• Дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел, ахыры хәерле булсын!
Филүзә Хәмидуллина – корреспондент
• Диктор булу
• Журналистиканы тәмамлагач, Әлмәт якларына килеп төпләндем. Татар телендә чыгып килүче бердәнбер “Әлмәт таңнары” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булып тордым. Соңыннан мине эшкә чакырып алдылар.
• Мин әле яшь, казанышларым – алда. Кызым Динә – тормышымдагы беренче казаныш.
• Журналистика өчен оперативлык, үз эшеңнең асылын аңлау.
• Гаиләдә – бәхетле хатын-кыз, эшемдә - тәҗрибәле журналист булу
• Җитди мәсьәләләрне ашыгып хәл итмим, һәр проблеманың чишү юлын табарга була.
Сөмбел Нурмөхәммәтова - дизайнер
• Укытучы булу
• 2011 елда институтны тәмамлагач "Әлмәт таңнары"ның элеккеге редакторы эшкә чакырган иде.
• Хезмәтемә яхшы бәя бирү.
• Һәрбер кеше үзенә кушылган вазыйфаны җиренә җиткереп башкарырга тиеш дип саныйм.
• Әти-әниләргә терәк булып яшәү, балалар үстерү.
• Кешегә киңәш бирергә яратмыйм.
Ландыш Гайнетдинова - компьютерда версткалау операторы
• Укытучы булу.
•Очраклы рәвештә. Декретка киткән оператор урынына эш-кә чыктым һәм бу минем аерылгысыз хезмәтемә әверелде.
• Балаларым, тормыш иптәшем.
• Үз эшеңне белү, хезмәттәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу.
• Кешеләргә начарлык кылмау, гаиләмә, туганнарга кирәк булу.
• Туры юл белән алга бару, Булдырам, дип яшәү.

