Добавить новость
Новости сегодня

“Батырлык, егетлек, дан турында” дип исемләнгән кичәдә 45 ләп нәфис сүз остасы катнашты. (ФОТО)

Туган илебезнең, халкыбызның киләчәге хәл ителгән аяусыз көрәштә барлык совет халкы белән беррәттән язучылар, шагыйрьләр, башка иҗат һәм сәнгать әһелләре дә катнашкан. Алар үз әсәрләрендә солдатларның тиңдәшсез батырлыгына дан җырлаган, фашистларга каршы батырларча көрәшкә чакырган. Шагыйрьләрнең һәр сүзе туган илне эчкерсез ярату белән сугарылган шигъри юлларын әле дә  дулкынланып укыйбыз, тәэсирләнәбез.

 

 
 
Узган атнада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышлап “Батырлык, егетлек, дан турында” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Мәгариф бүлеге, үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган бәйгедә 45 ләп нәфис сүз остасы катнашты һәм үзара көч сынашты. Бәйгедә Муса Җәлил, Нәби Дәүли, Фатих Кәрим, Нур Баян, Сибгат Хәким кебек фронтовик шагыйрьләрнең, шулай ук башка авторларның да әсәрләре яңгырады.
 
 
 
Чыгышларга бәя биргәндә жюри конкурста катнашучыларны яшьләре ягыннан берничә төркемгә бүлде. Сәхнәдә үзләрен иркен тотып, сөйләгән шигырьләренә эчке мәгънә бирә, тамашачының игътибарын яулый алган Айгөл Хәйруллина (Әхмәт авылы), Александр Белов (Борискино), Миләүшә Хәйдәрова, Ирина Сабирова (Базарлы Матак) җиңүче дип табылдылар. Хузангайдан  Савелий Гордеев, Бибай Чаллысыннан Рузилә Гыйниятуллина, Шәпкәдән Мария Худякова, Түбән Әлкидән Гөлгенә Мисалова бәйгедә икенче урынна алдылар.
 
 
 
 
Аларның чыгышларын тамашачылар шулай ук яратып тыңладылар. Өченче урынга чыккан Анастасия Уткина (Чуаш Кичүе), Айгөл Гыймадиева (Юхмачы), Надежда Турова (Демидовка), Галина Москвина (Юхмачы) да үзләренең шигырьне аңлый, аның рухын тамашачыга җиткерә белүләрен күрсәттеләр. Бәйгедә җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова аларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *