Добавить новость
Новости сегодня

Һава шартлар гаеплеме, әллә безнең ваемсызлыкмы? (ФОТО)

Россиядә, шул исәптән Татарстанда “Куркынычсызлык прогнозы” дип аталган киң масштаблы социаль кампаниягә старт бирелде. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат Сафиуллин сөйли:

-Әлеге кампаниянең төп максаты—һава шартлары начар булу аркасында килеп чыккан аварияләрнең санын киметү. Ул 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Дәүләт автомобиль инспекциясе статистикасы буенча безнең илдә аварияләрнең өчтән бере һава шартлары кулай булмаган вакытта ясалалар. “ Табигатьнең начар һава шарты булмый”, дигәндәй авриядә кинәт яуган яңгырны, карны я булмаса томанны гаепләп буламы соң? Юк әлбәттә. Һава шартларын исәпкә алмаган җәяүлеләр, машина йөртүчеләр үзләре гаепле. Күп кенә автомобиль йөртүчеләр бозлавыкта, яңгыр, кар яуганда машина белән идарә итү рәвешен үзгәртмиләр. Аяз көнне коры асфалтьта ничек чапкан шулай җилдерүен белә. Бик көчле томан, я булмаса яңгыр гына тизлекне киметергә мәҗбүр итә кайберәүләрне.Томанга каршы фаралардан файдаланмаучылар да очрый. Ә бит аз гына яңгыр, томан да автомобильнең тормоз юлын озынайта, шул рәвешле авария ситуацияләре тудыра. Җәяүлеләр арасында да саклык чараларын онытып җибәрүчеләр бар.

Кызганычка каршы, бәлагә тарыгач кына һава шартларына игътибар итә башлыйбыз шул.

Бу яңа социаль проект машина йөртүчеләрне, җәяүлеләрне төрле атмосфера күренешләре: яңгыр,кар, томан, бозлавык вакытында үз-үзләрен дөрес тотарга, саклык чаралары күрергә өйрәтүдә зур роль уйнар дип көтелә.

Кампания кысаларында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча махсус дәресләр дә үткәреләчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *