Афәрин, Михаил!
12-20 мартта Сыктывкар шәһәрендә чаңгыда узышу осталарының Дөнья кубогына ярышлары узды. Ярышларда 17 илдән 860 чаңгычы катнашты. Зәйдән танылган спортчы Михаил Комендантов 45, 30, 10 километр арада һәм эстафета ярышларында (4х5) беренче урынны яулады.

