Добавить новость
Новости сегодня

Безнең яшьтәш: икебез дә - халыкка хезмәттә

25 яшь - күпме бу, әллә азмы? Газетабызның яшьтәше Руслан Вилданов аны яшьнәп яшәр чор, шул ук вакытта узган гомергә күпмедер бәя биреп, аңа карап киләчәккә план корыр, үзеңне төрле юнәлешләрдә сынап карар чак дип атады.

Русланга да 25, "Әлмәт таңнары"на да. Охшашлыкларыбыз күп икән безнең!

Бәйрәм санында яшьтиләребез арасыннан нәкъ менә Русланны сайлап алуыбыз очраклы түгел. Аңа карап "менә ичмасам чын егет" дип сокланасы, башкаларга үрнәк итеп куясы килә. Руслан Вилданов безнең сыман ук хәйриячелек, һөнәр алыштыру (ул спортчы да, пешекче дә, мөгаллимлек тә итә), иҗат белән шөгыльләнә. Без мәкаләләр белән утырсак, ул буш вакытын җырлар, шигырьләр, төрле кызыклы вакыйгалар язуга багышлый. Гитарада һәм пианинода уйный.

- Үземдә иҗади сәләт барлыгын тойгач, кешеләргә җырларым белән ярдәм итәргә булдым. Хаста кешеләрнең кәефен күтәрергә, тормышка ышаныч уятырга тырышам, - ди ул. - Әгәр һәркем үз шәхесен үстерү өстендә эшләп, таныш булмаган кешеләрне тикшереп, начар фикерләр такмаса, дөньябыз тагын да матур, шәфкатьлерәк булыр иде. Изге гамәлләр - һәркем өчен чын үрнәк. 

Руслан Вилданов ятим һәм авыру балалар, социаль яктан якланмаган кешеләргә ярдәм итү максатыннан хәйрия чараларын еш оештыра һәм башка яшьләрне дә әлеге күркәм гамәлләргә җәлеп итәргә тырыша. Төньяк Осетиядәге хәрби чуалышларда катнашкан егет армия чорының тормышның, әти-әнисе кебек үк ипи белән суның да кадерен белергә өйрәтүен әйтте. Тормыш матур! - яшьтәшебез Руслан да, "Әлмәт таңнары" коллективы да әнә шундый фикердә.

Ирина Апачаева                              

Фотолар шәхси архивтан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *