Җитәкчеләргә соравыгыз бармы?
Газетабызда әнә шундый рубрика ачып җибәрәбез. Тормыш-көнкүреш, социаль мәсьәләләр буенча сезне нидер борчый, кызыксындыра икән, соравыгызны редакциягә юллый аласыз. Аерым җитәкчегә атап җибәрсәгез дә була. Сезнең сорауларыгызга район һәм төрле оешма-предприятиеләр җитәкчеләре җавап бирер. Җавапларны газетада урнаштырырбыз.
Сорауларыгызны аңлаешлы итеп язып, исем-фамилиягезне һәм авылыгызны төгәл күрсәтеп, редакция адресына яисә газетаның электрон почтасына – alkred1604@mail.ru җибәрегез. 20-0-54 телефонына шылтыратып та әйтә аласыз.

