Добавить новость
Новости сегодня

Балык бистә районы халыкны социаль яклау бүлегендә конкурс үтте (ФОТО)

Шушы көннәрдә генә район халыкны социаль яклау бүлегендә бу учрежденияләрдә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләр исеменә Бөтен рәссәй конкурсының зона бәйгесе үтте.

Аңа күршеләрдән ун районның социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре җыелган иде. Һәр җитәкче үз төбәкләреннән 8 номинацияле иң яхшыларны тәкъдим иттеләр. Бәйгенең жюри комиссиясен республика гаилә һәм балалар эшчәнлеген кординацияләү үзәге вәкилләре Иван Мелюков белән Гөлнара Корпухина җитәкләде. Һәр районнан алар ихтибарына күп еллардан бирле хезмәт куеп югары нәтиҗәләргә ирешкән, коллективта һәм авыл кешеләре арасында хөрмәт яулаган хезмәткәрләрне тәкъдим иттеләр.

Жюри карамагына аларның һәркайсы альбомнар һәм көндәлек эшләрен чагылдырган видио роликлар алып килгәннәр. Менә шуларны бергәләшеп, карап чыккач, үзара фикерләшеп, уртак нәтиҗәгә килделәр. Ачык тавыш бирү юлы белән беренче, икенче, өченче урыннарны билгеләделәр. Республика вәкилләре билгеләп үткәнчә “ киң катлам халык арасында  балалар һәм өлкәтннәр белән эшләүче социаль хезмәткәрләрне барысына да югары бәя бирергә мөмкин”. Чөнки көндәлек эшләрендә аларга шактый катлаулы һәм авыр мәсьәләләр белән күзгә күз очрашырга туры килә.

Әлеге Бөтенрәссәй конкурсына да һәрбер районнан  бай тәҗрибә туплаган, абруйлы хезмәткәрләр генә тәкъдим ителгән иде. Кайбер районнарның социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре үз хезмәткәрләре өчен җан атып, аларга югары урыннар бирү өчен шактый тарткалаштылар.

Тулырак язманы газетадан укый аласыз.

Идрис Аметов.

 

 

 

 

 

 

Фотолар авторныкы. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *