Добавить новость
Новости сегодня

Туганын үтергән җинаятьчене 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Кеше җанын кыю – иң олы гөнаһ. Юриспруденциядә дә бу аеруча авыр җинаять санала. Узган елның декабрь аенда Кошки авылында булган җинаять исә бөтенләй башка сыймаслык – исерек бәндә кан кардәшенең гомерен өзгән.
 
 
Өендә ялгызы яшәүче Виталий Артюхинның мәетенә берничә көннән соң гына юлыгалар. Муенында берничә яра эзе белән идән уртасында кан эчендә ятучы ирне башта үз-үзенә кул салган дип уйлыйлар. Чөнки аның кулында канлы пычак була. Әмма тикшерү барышында мәрхүмнең җинаять корбаны булуы ачыкланды.
 
Тыныч холыклы, авыру бу ир  кемгә комачаулаган соң? Кем аның җанын кыйган? Тикшерү, авыл кешеләре белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә Виталий Артюхинның туганнан туган энесе Андрей Артюхинга шик төште. Шул көннәрдә алар бергә ялланып кешеләргә утын кисеп йөргәннәр. Андрей Артюхин башта үзенең берни дә белмәвен, туганының үлеменә һичнинди катнашы булмавын расларга тырышты. Әмма дәлилләр китерә башлагач ул үзенең гаебен танырга мәҗбүр булды. Аның әйтүенчә, ике туган утын кисеп кайтканнан соң башта аңарда,  аннан соң Виталийның өендә су кушылган спирт белән "сыйланып" утырганнар. Исерә төшкәч ниндидер юк кына сәбәптән араларында ызгыш килеп чыккан. Аннан сугыша ук башлаганнар.
 
–Виталий мине идәнгә егып салды да йодрыгы белән битемә, гәүдәмә кыйный башлады,–дип сөйләде А.Артюхин.–Ә мин аңа бер дә сукмадым. Аңардан ничек котылырга белмәгәч, янәшәдәге өстәлдә яткан пычакны үрелеп алдым да Виталийның муен-күкрәк тирәсенә кададым. Аны үтергән булуымнан куркып, пычакны кулына куйдым. Үз-үзенә кул салган булып күренсен, дидем.
 
Шул рәвешле, Андрей Артюхин туганын үз-үзен яклау максатында үтерүен исбатларга тырышты. Әмма мәрхүмнең туганнары, авылдашлары Виталийның байтактан инде җитди авырудан интегүен, ябык гәүдәле, хәлсез булуын әйтәләр. Ул үзеннән күпкә ныграк Андрейга каршы тора алырлык түгел иде, диләр. Нык эчсә дә, Виталий ызгышучан, конфликтлы кеше түгел иде, аның кешегә зыяны тигәне булмады, диделәр. Ә менә Андрей Артюхин, киресенчә, тиз кызып китүчән, агрессив кеше икән. Аңардан зарланып авылдашлары авыл җирлеге Советына да мөрәҗәгать иткәләгән.
 
Аннан соң, үзен кыйналган, рәнҗетелгән дип күрсәтергә тырышса да, Андрейның тәнендә бернинди күгәргән я тырналган урыны да юк,  сәламәтлегенә дә зыян килмәгән. Суд-медицина экспертизасы да  В.Артюхинга пычакның кыйналудан саклану өчен түгел,  үтерү нияте белән кадалган булуын раслады.
 
Әлеге дәлилләргә таянып, суд А. Артюхинның үзен яклау һәм саклану максатында үтерергә мәҗбүр булуы турындагы сүзләрен гаебен киметеп күрсәтү өчен уйлап чыгарылган, дигән нәтиҗәгә килде.
 
Әлки район суды Андрей Артюхинны РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе 1 бүлеге буенча, ягъни аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепле дип тапты. Җинаятьче 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем срогын ул каты режимлы колониядә үтәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *