Зәйдә балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар мәктәпләрдә укучылар белән очраша
Укучыларның язгы каникуллары төгәлләнүгә Зәй эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе мәктәпләрдә өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, аңлату эшләре алып баруга кереште. Бу беренче чиратта каникуллар вакытында югары сыйныф укучыларының кичке тыелган сәгатьтән соң урамда еш күренүе сәбәпле, яшүсмерләрне кирәксез гамәлләрдән кисәтү максатында оештырыла. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Сиринә Бикташева берничә шәһәр мәктәбендә булырга өлгерде. Чираттагысы шәһәрнең 3нче мәктәбендә узды. Очрашу ахырында ул IX, X, XI сыйныф укучыларының исемлекләрен алып, аларны кичен урамда йөрмәскә, хокук бозуларга бармаска кирәклеге турында кисәтеп, һәр баладан кул куйдырды.
- Узган шимбәдә полиция хезмәткәрләре яшьләрнең җыелып сугышу очрагын булдырмый калды, кызганыч, алар арасында мәктәп укучылары да бар. Бу бер дә күңелле хәл түгел, үзара дошманлашу, бер-береңә зыян салу юньлегә алып бармый, шуңа да дус-тату яшәргә омтылу мөһим, - диде Сиринә Бикташева. Ул шулай ук бер укучының каникул чорында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә машина руле артына утырып, ЮХИДИ инспекторлары тикшерүенә эләгүен дә әйтеп үтте. Аның әти-әнисенә хәзер 32 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Өстәвенә, әлеге ир балага алга таба машина йөртү таныклыгын алу бик кыен мәсьәләгә әвереләчәк. Барысын да закон таләпләрен төгәл үтәп йөрергә өндәде, ә энергияне чыгару өчен спорт үзәкләренә йөрүнең күпкә файдалырак булуын искәртте.

