Добавить новость
Новости сегодня

Без икебез дә бик кечкенә пенсия алабыз. Ник безгә бирелми бушлай газ плитәсе я плитә-казан?

Без икебез дә сугыш чоры балалары. Әтиләребез фронтта һәлак булып, безне әниләр генә үстергән. Ятим балачак ачысын тулысы белән кичерергә туры килде. Язмыш кавыштырып, бергә гомер кичерәбез, инде сигезенче дистәне ваклыйбыз. Әниләребезне карап, соңгы юлга озаттык. Җитәкчеләребезгә шундый сорауларыбыз бар иде. Беребезнең әтисенең һәлак булган һәм җирләнгән урыны билгеле. Аның каберен күреп кайтасыбыз килә. Юл чыгымнарын каплауда дәүләттән ярдәм юк микән? Икенче соравыбыз: авылда күп кенә гаиләләргә бушлай газ плитәсе я казаны бирделәр. Ә безгә юк, тиеш түгел, диләр. Без икебез дә бик кечкенә пенсия алабыз (гомер буе хуҗалыкта эшләдек, хезмәт ветераннары булдык, югыйсә). Ник безгә бирелми ул плитә-казан?
 
Самат һәм Нурия Бакировлар,
Чиябаш авылы.
 
Хөрмәтле ветераннарның беренче соравына район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев җавап бирә:
 
"Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның якыннарына андый ярдәм каралмаган шул. Ата-бабаларының каберен зиярәт кылырга теләүчеләргә моны үз хисапларыннан эшләргә туры килә".
 
Икенче сорауга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтовадан җавап алдык:
 
"Газ казаннары һәм плитәләре аз керемле гаиләләргә соңгы тапкыр 3 ел элек бирелде. Моны РФ Пенсия фонды эшләде. Газ җиһазы биргән вакытта гаиләнең гомуми кереме исәпләнде. Ә Бакировларның  әниләре дә үзләре белән яшәгәнлектән, уртак керемнәре зур иде. Шуңа күрә алар бушлай газ җиһазлары бирелгән пенсионерлар категориясенә кертелмәде.  Ә менә әниләренә, солдат толы буларак, торак шартларын яхшырту өчен субсидия бирелеп, Бакировлар ул акчага шәһәрдән фатир сатып алдылар".

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *