Котлыйбыз!
Котлы Бөкәш авылында яшәүче ветеран укытучыларыбыз Фәягөл Исмәгыйль кызы САДЫЙКОВАНЫҢ, Тәнзилә Нәҗип кызы ИДРИСОВАның, Рәмзия Гомәр кызы НУРЕТДИНОВАның, Платонова Федосия МАКСИМОВНАның кызының, Флюрә Фәрхулла кызы НАСЫЙПОВАның, Фатыйма Гыйлемхан кызы ЙОСЫПОВАның, Миңнемулла Гайнулла улы НӘБИУЛЛИНАның, Гафур Мөбарәк улы НАСЫЙПОВАның юбилейлары булып узды.
Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне гомер бәйрәмегез–олуг юбилейларыгыз белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык- куанычлар, якыннарыгызның игелеген тоеп яшәвегезне телибез.
Туган көнең белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле сезгә, якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.
Гел елмаеп, көлеп яшәгез сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкын торсын, һич тә сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән: Котлы Бөкәш урта мәктәбе коллективы һәм профсоюз комитеты.