Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Китап әһәмиятен беркайчан да югалтмас

Татарстанда “Укучы Татарстан” акциясе игълан ителде. Җурналистлар союзы президиумы акциядә катнашырга өндәү белән чыкты. Элеге акция укырга кызыксындыру проблемасын киң кырлы бәхәскә куя.
Диңгез төбеннән мәрҗән, ә китаптан белем табып аласың. Егерме беренче гасыр замана укучысы нәрсә белән генә кызыксынмый да, нәрсә белән генә шөгыльләнми. Китап укучы гына китап исен тоя ала. Аның беренче битен ачу белән андагы геройлар безгә якыная һәм аларның тормышы белән кызыксынып китәбез. Китаптан башка тормышны күзалдына да китереп булмый. Аның киләчәге бармы? Бу сорау бигрәк тә өлкән буын вәкилләрен борчый. Яхшы тышлы, сыйфатлы кәгазьгә бастырылган китаплар һәр укымышлы гаиләдә бар ул. Укырга яратучыларга кадерле бүләк булачак. Заманча әдәбиятта татар теле үз урынын югалтмадымы икән. Минемчә,  татар теле әдәбияты үзенчәлеге бүгенге көндә дә саклана. Ә балыкбистәлеләр китап укыймы икән? Кайсы әдәбиятны күбрәк укыйлар? Шундый сорауларны яшьтәшләремә бирдем.
 
Илюзә Фалахова:
-Мин бик укырга яратам. Дәрестән тыш чит ил язучыларының әсәрләрен укыйм. Татар әдәбияты белән дә кызыксынам. Миңа Роберт Миңнуллинның шигырьләре ошый.  
 
Дарья Карпеева:
-Кызганычка каршы мин татар телен белмим. Шуңа күрә әсәрләрнең тәрҗемәсен генә укыйм. Соңгы вакытта укылган китабым “Солярис” дип атала.
 
Рафис Сафин:
-Безнең заманда мәктәп программасы гади һәм ярлырак иде. Мәсәлән, Россия классикасыннан Булгаков әсәрләрен белмәдек. Хәзер әдәбият бай, бик күп язучыларның  әсәрләре өйрәнелә. Мин эш белән мәшгуль кеше, шулайда яхшы китаплар укырга вакыт табам.
 
Әклимә Кадыйрова:
-Уйлавымча, китап безнең тормыштан эссез югалмаячак. Китап уку һәрвакытта да кызык булды. Кайбер гаиләләрдә зур китапханәләр бар. Андый гаиләләрдә үскән балалар акыллы һәм белемле булалар. Интернет китапны алыштыра алмаячак. Безнең тарих китаплар аша сакланып калган бит. 
 
Минемчә, китап үзенең әһәмиятен беркайчан да югалтмас, ул мәңге яшәр.
 
Алия Хәбибуллина.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *