Котлыйбыз!
Балык бистәсендә яшәүче ТАЛИП КАШАП улы ИМАМИЕВның 11 апрельдә 65 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, һәрберебезнең күңел җылысын тоеп,бәхетле тигез озыг гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә
Юаныч һәм шатлык биргән сузләреңә.
Иң изге теләкләр белән балаларың: Альфред-Фирая, Альберт- Гөлчәчәк, Ильназ-Алия оныкларың һәм әниебез Рәхидә дә кушыла.