Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Авыр вә яралы кире кайту

19 нчы гасыр азагындагы мәчет һәм мәхәлләләр турында язылган архив документларында Ямаш авылында 169 йортта 300 ир-ат һәм 296 хатын-кыз исәпләнгәнлеге күрсәтелә. 
Алардан тыш тагын 7 йортта 39 ир-ат һәм 41 хатын-кыз керәшен татарлары яшәгәнлеге турында да мәгълүмат бар. Авылның  “Түбән урам”ы белән “Чутай урамын” тоташтыручы калкулыкны өлкән яшьтәгеләрнең “Бу керәшеннәр зираты, монда керәшеннәр күмелгән” дип сөйләүләрен балачакта ук ишеткәнем бар иде. Документлардан күренгәнчә 18 нче гасырда үткәрелгән христианлаштыру сәясәтен гасырлар буе мөселман кануннары буенча яшәгән татарларның күбесе кабул итә алмаган. Алар инде 19 нчы гасырның беренче яртысында ук мөселман диненә кире кайту өчен көрәш алып бара башлаганнар. Бу турыда тарихчы якташыбыз Нурулла Гарифның “Борынгы Чаллы төбәге: үткәннәр кайтавазы” дигән китабында миссионер А.М.Машановның безнең төбәктәге христиан диненә яңа күчерелгән авылларда дин кануннарының үтәлү-үтәлмәвен күзәтүләре язылган.  Ул чорда чиркәүнең катгый контроле һәм полициянең эзәрлекләвенә дә карамастан мөселман диненә кире кайту күренеше еш күзәтелгән. Икенче бер миссионер Е.А.Маловның язмаларында 1862-1863 нче елларда Казан губернасында гына да 3517 кеше мөселман диненә кире кайтканлыгы турында әйтелә.  Архив документларындагы мәгълүмат әлеге процессның безнең төбәктә дә барганлыгына бер дәлил.
 
 Керәшен авылыннан килеп, татар исемнәре алып мөселман динен тотарга омтылган кешеләрне авылдашлар баштарак кабул итәргә теләмәгәннәр: аларның йортлары да аерым булган (хәзерге Җебанай урамы), мәчеткә һәм зиратка да керә алмаганнар, үзара ул-кызларын да никахка кертмәгәннәр.
 
Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
 
Халидин Әхәтов.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *