Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Район башлыгы Балык Бистәсе эшмәкәрләрен югары бәяләдә

Куанычлы хәл, соңгы елларда районыбыз кече һәм урта бизнесны үстерү юлында сизелерлек сикерешләр ясады. Эшмәкәрлекнең канат җәюе,гаилә фермерларының ишәюе буенча Балык бистәлеләр республика күләмендә беренче унлыкка керделәр. 
Күрә торып күмергә басса, я булмаса ышанычлы ярдәм сизмәсә, ай–хай,кем бизнеска тартылыр идеме икән? Әйдәгез, бу хакта тирән аңлашу өчен хәбәрчебезнең район башлыгы Илһам Валеев белән булган әңгәмәсенә күз салыйк.
 
– Илһам Госманович, бүгенге көндә районда кече һәм урта бизнескә тартылучылар саны елдан–ел ишәя бара. Сүз дә юк,бернәрсә дә юктан бар булмый. Бу урында сезнең фикерегезне ишетәсе иде?
 
–Иң беренче шуннан башларга кирәктер, бу мәсьәләне Татарстан лидерын Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тота. Республиканың бу юнәлештәге ышанычлы стратегиясы урыннарда да матур  чагылыш таба. Бүгенге көндә районыбызда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең саны 551 гә җитте. Шуның 439 шәхси эшмәкәрләр. Бу бит эш урыннары, хезмәт хакы дигән сүз. Әйтик, кече бизнеста гына мең ярымнан артык кеше эшли. Бу сан барлык эшләүчеләрнең 26 процентын тәшкил итә. Ә уртача 10–11 мең сум хезмәт хакы алалар. Алар бит алыпсатарлар түгелләр, булдыклы эшмәкәрләр.
Бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең саны арта икән, бу безне сөендерә генә. Конкурстлык үсә, халыкка да яхшы–алар җитештергән продукцияны  сайлап алу мөмкинлеге туа. Ерак барасы түгел. Район эшмәкәрләре җитештергән продукцияне бүген кибетләрдә күбрәк көтеп, яратып алалар.
 
–Эшмәкәр табыш алмаса, ярдәм тоймаса, каршылыкларга, комачауларга даими юлыгып торса, сүз дә юк, бизнесны үз күрмәячәк!
 
–Әйе, әлеге дә баягы, дигәндәй бу яктан дәүләт, республика җитәкчелеге бизнеска якты йөз белән карый. Эшмәкәрләр өчен күпме льготалы программалар эшли. Кечкенә генә мисал, соңгы ике елда гына 12 эшмәкәребез “Лизинг-грант” прграммасында оттылар. 2013 елда җиңүчеләргә 3 миллион сумга якын дәүләт ярдәме күрсәтелгән булса, узган ел бу ярдәм 9 миллион сумга якынлашты.
 
Промпарклар төзү буенча республика программасына кергән “Прикамье” агропаркы 12 гектарда үзенең предприятияләрен җибәрергә планлаштыра. Ит, яшелчә, сөт, май заводлары төзү өчен кертеләчәк инвестициянең күләме 250 миллион сум тәшкил итәчәк. 40 эш урыны булачак. Әлеге проектның беренче чиратын бу елның  беренче яртысында файдалануга тапшырырга исәп тота инвесторыбыз. Район халкының күз алдында, мондый колачлы проектлар инде шактыйга җыела.
Беренче вакытларда авыл хуҗалыгы юнәлешендә, гаилә фермалары төзүгә алынучы эшмәкәрләребез белән шаулап алган идек. Инде бүгенгә килсәк, эшмәкәрләребез нәрсәгә генә алынмыйлар. Монда хакимиятнең дә тәэсире үзен сиздерер инде! 
 
–Гаилә фермалары дигәннән, бүгенге көндә аларның саны 32 гә җитте. Процесс актив дәвам итә, әле дә. Тагын 13 гаилә фермасы төзелү стадиясендә. Бу юнәлештәге активлыгыбыз белән без республикада 6 нчы  урында торабыз.
 
Инде  эшмәкәрлекнең  төрлегенә килгәндә, дәүләт ярдәменә таянырлык программаларга эләгергә тырышалар булдыклы егет–кызларыбыз. Соңгы елларда гына шәхси ике кафе–ресторан, ике мебель кибете ачылды. Узган ел якташыбыз Ленар Гаянов элеккеге спорт мәктәбе бинасын аукцион аша отып, анда 40 урынга 17 номерлы кунакханәне өлгертеп килә. Тиздән бина ишекләрен ачачак. Шәхси эшмәкәр Римма Мамакова исә “Кама” ярында ял базасы төзүгә кереште. Мондый мисалларны әле тагын да дәвам итәргә булыр иде. Район җитәкчелеге эшмәкәрләргә туризмны җәелдерү буенча кызыклы тәкъдимнәрен җиткергән иде. Ниһаять, менә бу юнәлештә дә кызыксынучылар табылды. 
 
Әйтәсе килгән сүзем шул, бизнес, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгән кешеләргә бездә мөмкинлекләр зур. Без бер дә Гали авылы, Чуашстан эшмәкәрләреннән ким түгелбез, кайбер якларыбыз белән өстәнрәк тә торабыз әле.
 
Әңгәмәне 
Вазыйх Фатыйхов язып алды.
 
Фото авторныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *