Котлыйбыз!
Балык бистәсендә яшәүче кадерле әниебез НАИЛӘ НАИЛ кызы КӘРИМУЛЛИНАның 10 нчы апрельдә туган көне.
Безнең өчен иң кадерле, сөекле булган хөрмәтле әниебез, бүген синең өчен дә, безнең өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат иясе юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның ныклыгын аңларга өйрәтүче әнкәбез! Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек, яшәвебезнең яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа безгә яшәү нуры биргәнең өчен. Сиңа исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, тигез, озын гомер, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без- балаларыңа һәм әтиебезгә - яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Иң изге теләкләр белән балаларың Гөлнәзирә, Айдар-Элгинә. Бу теләкләргә әтиебез Хәмит тә кушыла.