Добавить новость
Новости сегодня

Лениногорскида “Мин татарча сөйләшәм” акциясе

Республика буенча үтүче “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә 12 нче лицей укучылары һәрдаим катнашып килә. 


Күптән түгел XI “А” сыйныфы укучылары  татар теленең шәһәребездә ни дәрәҗәдә кулланылуын белү өчен урамга сораштыруга чыкты. Без кибетләргә, даруханәләргә кердек, урамда узып баручылар белән сөйләштек, аларга татар телендә сораулар бирдек. Сораштыру түбәндәгене ачыклады: кибеттә сатучылар ярыйсы гына дәрәҗәдә татарча аңлыйлар, татар телендә мөрәҗәгать иткән кешегә җавап бирә алалар. Шулай ук даруханәләрдә эшләүчеләрнең татар телен камил дәрәҗәдә белүләренә сокландык. 
 
Ләкин шәһәребезнең урамнарында очраган кешеләрнең әңгәмәгә кушылып китәргә теләмәүләре генә кәефебезне бераз төшерде. Шулай да алар арасында татар телен өйрәнергә теләк белдергән кешеләрнең булуы бездә уңай кичерешләр тудырды. Рус милләтеннән булган, татарча сөйләшергә авырсынган кешеләргә татарча-русча сүзләр кергән “Татар телендә синең беренче 150 сүзең” исемле  буклет-сүзлекләр таратылды.
 
Урамда таныш булмаган кешеләр белән аралашу, аларга сораулар бирү  безнең өчен үзенә күрә бер кызыклы тәҗрибә булды. Шулай ук татар теленең шәһәребездә яшәүчеләр тарафыннан актив кулланылуы безнең өчен  шатлыклы күренеш иде. Без татар телебезнең алга таба да актив кулланылуын, үсүен, югалмавын телибез. Ана телебез югалмасын өчен күбрәк татарча сөйләшергә кирәк, барысы да безнең кулда. Әйдәгез, татарча сөйләшик.
 
Наилә Биктимирова,
12 нче лицейның 11 “А” сыйныфы укучысы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *