Зәйнең “Йолдызлык” лагерында быелгы җәйдә 540 бала ял итәчәк
Зәй муниципаль районының “ Йолдызлык” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерында агымдагы ел җәендә 540 бала һәм яшүсмергә 4 сменада ял итү мөмкинлеге тудырылачак. Биредә үк “Боец” һәм “Застава” палаткалы лагерьлар эшчәнлеген җәелдерү дә күздә тотыла. Алар белән 13 квалификацияле педагог тәрбиячеләр буларак эшләячәк.

