Лениногорск укытучылары Казанда узачак республика конкурсына бара
Зональ турларда җиңү яулаган җитмештән артык педагог Казанда узачак республика конкурсына барачак, алар арасында безнекеләр дә бар.
Болар – “Өстәмә белем бирү педагогы” бәйгесе җиңүчесе – Елена Артемьева (балалар иҗаты йорты), “Россиянең педагог-психологы – 2015” җиңүчесе Екатерина Сәгъдиева (4 нче мәктәп).
Ә менә “Елның сыйныф җитәкчесе” конкурсында берьюлы өч педагог шәһәр данын яклаячак: Галия Исмәгыйлова (5 нче мәктәп), Наилә Шәмсуллина (7 нче мәктәп) һәм Надежда Воробьева (2 нче мәктәп).
Уңышлар телибез.

