Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җиңү Бульвары яңара

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена санаулы көннәр калып килә. Әлеге җәһәттән шәһәребезнең Җиңү бульвары яңара: биредә реконструкция эшләре узган көз башланган иде. Биредә Азатлык китерүче солдат һәйкәле, каһарман якташларыбыз бюстлары урнаштырылган постаментлар һәм композициянең керү өлеше яңартыла. Көзен алардагы гранит плитәләрне ябыштыру белән Казаннан килгән бригада шөгыльләнде. Алар башта демонтаж эшләре башкарып, аннан плитәләрне ябыштырды. Бульварда яктырту системаларын да яңарту эшләре башкарылды, яктырткычлар кую өчен баганалар урнаштырылды, җир астыннан узучы чыбыклар алыштырылды. Бу эшләрне “Управдом” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкарды.

Көн җылынуга, җирле рәссам, скульптор Фазыл Шиаповның тыл ветераннарына багышланган барельеф-композициясе куелачак. Ул чернобыльчеләр истәлек ташы урынына урнаштырылачак, истәлек ташы исә фонтан тирәсенә күчереләчәк.

– Барельеф-композицияне урнаштыру өчен менә-менә фундамент ясау эшләре башланачак бульварда Азатлык китерүче солдат, барельеф, пушка тулы бер композиция тәшкил итәчәк, - ди шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Сергей Максимов.

Фонтан гранит плитәләр белән реставрацияләнәчәк, тирәсендә урналар, утыргычлар урнаштырылачак. Җиңү көне алдыннан бульвар тирәсе яшел үлән белән капланып, клумбалар, газоннар чәчәкләргә күмеләчәк.

Иске Зәй бистәсендә булган һәйкәл (авторы Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Голов) искергән иде. Аның урынына элеккесе кебек яңасы ясалып, ул урнаштырылды. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлеге белән постамент та урын алачак, һәйкәлнең янәшә-тирәсе төзекләндереләчәк, матурланачак, шау чәчәккә күмеләчәк.

Шул рәвешле, бәйрәм алдыннан Җиңү бульвары һәм Иске Зәй бистәсендәге һәйкәл тирәсе зәйлеләр һәм шәһәребез кунакларын яңарып каршы алачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *