Добавить новость
Новости сегодня

Фермер башлаган эшенә үкенми

Эре аграр предприятие булсынмы, яисә фермер хуҗалыгымы – иң беренче ышанычлы, тырыш эшче куллар кирәк. Алар ярдәмендә продукция дә җитештереп, техниканы да эшләтеп була. Әнә, «Хәбибуллин» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин да үз эшчеләренә куана.


– Алар уңган, авыл хуҗалыгы өчен хезмәт итәргә туган диярсең, –дип сөйли. Биредә 12 кеше эшли, сезон вакытында егерме, утызга да җитә икән. Билгеле булганча, фермер хуҗалыгы Яңа Елховой авылында урнашкан. Шунлыктан эшчеләр шушы авылдан да, Урмышлыдан да килеп эшли. Аларны вахта машинасы йөртә. Фәнзәт Зиннәтуллович әйтүенчә, хезмәткәрләре, пенсия яшендәгеләр түгел, ә уртача 35-40 яшьлекләр.

Эшчеләргә уңай хезмәт шартлары тудырылган: ашханәсе, ял итү бүлмәсе ясалган, хезмәт хакы вакытында түләнә. Ул уртача 18 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, хуҗалык җитәкчесе үз хезмәткәрләренә һәрвакыт  булышлык күрсәтә, йортында ремонт эшләреме яки кирәк-ярагына булсынмы. 23 февраль, 8 март, Яңа ел бәйрәмнәре дә искә алына, бүләксез үтми. Шулай  бергә, бер-берсен аңлап, бер команда булып эшләгәндә генә нәтиҗәсе күренә, дигән фикердә тора җитәкче.

«Хәбибуллин» фермерлык хуҗалыгы яңа технологияләр белән эшләнелгән. Терлекчелек комплексында  «Елочка» сөт саву җайланмасы урнаштыру 175 баш сыерга нибары  ике сыер савучы хезмәте күрсәтү мөмкинлеге бирә. Кул хезмәте аз кулланыла, күбесе автоматлаштырылган. «Мал азыгы I класслы, лабораториядә һәрвакыт тикшертәбез. Сөтнең майлылыгын, аксымын, соматик күзәнәген аппаратта үзебез карый, билгели алабыз», ди Фәнзәт Хәбибуллин. 
 
Теманың дәвамын “Заман сулышы “ газетының 2015 ел, 27 нче номер саныннан укый аласыз. 
 
Розалия Мостафина 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *