Добавить новость
Новости сегодня

Әлки бүгеннән басуга чыгарга әзер

8 апрель көнне районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең язгы кыр эшләренә  әзерлеген тикшерү буенча "Татагрохим" генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов җитәкчелегендә комиссия булып китте. Аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре озатып йөрде.
 
 
Комиссия әгъзалары жирәбә буенча сайлап алынган 8 хуҗалыкны 14 критерий буенча "энә күзеннән" үткәрде. Механизаторларыбыз хезмәтенә бәя биргәндә машина-трактор паркындагы тәртип, үзвакытында техник карау үткәрү, техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше, чәчү әйләнеше, хезмәт хаклары, чәчү материалларының сайфаты, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителү исәпкә алынды.
 
Тикшерү "Үзәк Әлки" һәм "Көнбатыш Әлки" филиалларының "Карга", "Тахтала" отрядларында башланып китте. Хуҗалык җитәкчеләре әйтүенчә, алар басуга бүген чыгарга әзер. Агрегатларга механизаторлар билгеләнгән, ремонт бригадалары да әзер. "Көнчыгыш Әлки"нең "Алпар", "Үргәгар" отрядларында чәчкечләрне көйләүдә кимчелекләр табылды. Филиалның директоры Рәис Гайфуллин әйтеп узганча, техниканы ремонтлауга, комплектлауга февральдә керешкәннәр һәм аларның барысы да әзерлек сызыгында. Читтән механизаторлар, чәчүчеләр дә җәлеп ителми, үз кадрларыбыз җитә, ди ул. Үзебезнең илдә җитештерелгән ике куәтле трактор һәм чәчү комплексы да кайтарылган.
"Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" хуҗалыгында кыр эшләренә җитди әзерлек белән киләләр. Механизаторларның да күңеле көр. Ә менә чит илдә җитештерелгән "Нью-Холланд" тракторлары белән азрак проблемалар бар икән. Кыр эшләренә чаклы барысы да тәртиптә булачак дип ышандырды баш инженер Миншакир Хәмитов.
"Хузангай"да күләмле эшләр башкарылуы сизелә. Аеруча бу техник базаны яңартуда чагыла. Өр-яңадан 10 берәмлек МТЗ-82, 14 берәмлек кукуруз һәм көнбагыш чәчкечләре сатып алганнар. 568 тонна аммиак селитрасы, 200 тонна катлаулы ашламалар да кайтарылган. Техник базаны яңартудан тыш, булганын да саклап калу өстендә ныклы эш алып барыла. Әйтик, К-701 тракторларының барысын да ремонтлаганнар.
 
–Егетләребез иң катлаулы агрегатларны да үзебездә төзекләндерергә өйрәнеп беттеләр. Үз кулың аша үткәне ышанычлырак та бит,–ди кооператив җитәкчесе Евгений Чугунов.
Язгы кыр эшләренең ике сменада башкарылачагын һәм кадрларга бер дә кытлык булмаячагын да җиткерде ул.
Хузангайлылар соңгы елларда үзара тикшерүләр вакытында беренчелекне бер дә үз кулларыннан ычкындырмыйлар. Быел да сынатмадылар. Мөмкин булган 40 баллның 39 ын җыеп, беренче урынга чыктылар. Алардан бер генә баллга калышып, "Карга" хуҗалыгы икенче урынны алды. Тулаем алганда районның кыр эшләренә әзерлеген 36 балл белән бәяләде комиссия.
–Сездә мин беренче генә булуым түгел. Үзгәрешләр нык сизелә. Эшләрнең торышын бик уңай бәялим. Районыгызда бер генә гектар җир дә эшкәртелми калмый. Билгеле, бусы инвесторларның зур тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Күреп торабыз, Әлки басуга чыгарга әзер. Кыр эшләрен сыйфатлы итеп, бәла-казаларсыз башкарып чыгасыгызга ышанам, – диде Илдар Әфләтунов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *