Коточкыч хәл: хатыннар ирләрен суя башлаган!!!
Чираттагы фаҗига 14 апрельдә була. Исерек иренә чыдарга теләмәгән 27 яшьлек хатын кулына пычак ала.
Хәл Питрәч районында була. Катлы-катлы кисәтүләргә карамастан, 30 яшьлек ир һаман спиртлы эчемлекләр куллануын дәвам итә. Шунлыктан түземлеге чамалы хатын полиция хезмәткәрләренә иренә пычак белән кадарга мәҗбүр булуын хәбәр итә.
Бәхеткә, ир исән кала.

