Добавить новость
Новости сегодня

Әлмәтлеләрнең акчаларын урлап качканнар

Кесә калынайтырга, алдау юлы белән кеше милкенә яки акчасына ия булырга теләүчеләр нинди генә юллар эзләп тапмый: кредит-кулланучылар кооперативлары төзеп, ирекле рәвештә шунда керергә һәм акчаларын тапшырырга җәлеп итә яисә башка төрле алымнар куллана. Прокуратура хезмәткәрләре әйтүенчә, соңгы вакытта нәкъ менә кредит-кулланучылар кооперативларында мошенниклык күп күзәтелә башлаган.

 Кайсыдыр кертелгән акчага 30-50 процент, икенчеләре хәтта 100 процент һәм аннан да күбрәк түләячәкләренә ышандыра. Җиңел генә акча эшлисе килү теләге шулкадәр зур була, күрәсең, кооперативка керүчеләр моның кадәр процент түләү өчен акчаларның кайдан алынуы хакында да уйлап тормыйлар, үзләренең соңгы тиеннәрен кырып-себереп дигәндәй кырыгалдарлар кесәсенә ирекле рәвештә китереп салалар. Шунысы гаҗәп, арада бер тырмага берничә тапкыр басучылар да очрый. Хокук саклау органнары кая карый, белә торып мондый КПКларның төзелүенә нигә юл куела дияр газета укучыларыбыз. 

– Закон буенча бу кооперативлар – ирекле берләшмәләр. Кешеләрне саклык акчаларыгызны тегендә яки монда тапшырмагыз дип тыеп булмый. Алар үзләре беренче чиратта уйланырга, башта барысын да тикшерергә тиеш, – диде прокурор ярдәмчесе Айнур Хаҗиев бу сорауга җавап биреп.

Татарстанда узган ел финанс пирамидалары эшчәнлегеннән 3,5 мең кеше 500 миллион сумлык зыян күргән, 14 җинаять эше кузгатылган. Тик беркемгә дә бер тиен дә кайтарылмаган. Гадәттә финанс пирамидасын төзүчеләр кешеләрне төп башына утырта да кача, әле кайчан гына алар эшчәнлек җәелдергән бина да буш, телефонны да алмыйлар, вәгъдә ителгән акчалар турында әйткән дә юк. Нәтиҗә аянычлы – күз яшьләре, хокук саклау органнарының бусагаларын таптау китә.  

Кырыгалдарлар ятьмәсенә гадәттә гомер бакый бер-берсенә ышаныч белдереп яшәгән, авыр, ачлык-ялангачлык белән узган елларда да күңелләренә яман уйлар кертмәгән пенсионерлар тиз эләгәдер дип уйлыйбыз.

– Мин алай димәс идем. Кооператив шартлары төрле яшьтәгеләрне җәлеп итә. Мошенниклар корбаны арасында яшьләр дә, урта буын кешеләр дә,  пирамиданың нәрсә икәнлеген белүчеләр, ләкин башкалар хисабына акча эшләргә өметләнүчеләр дә бар, –  диде прокурор ярдәмчесе.    

 Билгеләп узылганча, безнең Әлмәт районы территориясендә 12 кредит-кулланучылар кооперативы бар. Шуларның алтысына карата җинаять эше кузгатылган.

– Дөрес, хокук саклау органнары компаниянең эшчәнлеген һәм аларның гамәлләренең законга яраклымы-түгелме икәнлегенә бәяләмәне бирә ала. Тик моның өчен гражданнарның гариза язулары кирәк. Шул чакта гына без чара күрергә хокуклы. Әгәр дә сез эшчәнлекне законсыз дип шикләнәсез икән, рәхим итегез, мөрәҗәгать итегез. Шулай да иң яхшысы югалткан акчаларыңа көенеп-елап кырыгалдарлык нәтиҗәсе белән көрәшкәнче аны кисәтү яхшырак. Акчагызны керткәнче иренмәгез, кооперативларның Уставларын, гамәлгә куелу документларын тикшерегез, хокук саклау органнарыннан белешегез!  – Айнур Хаҗиевның бу киңәшләрен һәркем исеннән чыгармасын иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *