Зәйдә җирле үзидарә буенча зур киңәшмә бара
Зәйдә “Энергетик” Мәдәният сараенда ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашында республиканың җиде районы – Сарман, Мөслим, Актаныш, Тукай, Түбән Кама, Минзәлә, Зәйнең авыл җирлекләр башлыклары өчен төбәкара семинар-киңәшмә бара. Киңәшмә эшендә шулай ук төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнаша. Авыл җирлекләре башлыклары юрист түгел, законнарга ияреп барырга авыр, җирлекләрнең еллык эшчәнлекләрендә законнарда төрле үзгәрешләр булып тора. Мондый семинар-белгечләр әлеге үзгәрешләр, җирлек эшчәнлекләрендәге яңалыкларны җиткерәләр, җирлек башлыкларының сорауларына җавап бирәләр. Семинар-киңәшмәләр Татарстанның биш районында үтәчәк.

